Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Югары Кәминкә авыл мәдәният йортында кунаклар булды. Керкәле авылының үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы гаиләсе - Илгиз, Миләүшә, кызлары Илюзә Гатиналар килде. Гатиннар гаиләсе ярмадан картина ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Алар бу эшне оста башкардылар. Шулай булмый, гаилә дә бит шул ярмадан төзелгән картина кебек ясала.