Чирмешән үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Яшьләр мәйданчыгында балалар белән спорт иленә сәяхәт оештырдылар. Чара программасына төрле спорт уеннары кертелгән иде. Балалар үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Дуслык җиңде, барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.