Бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Титовларның гаилә альбомында Титов Григорий Яковлевичның фронттан җибәргән открыткалары, почта карточкалары, шулай ук хатлары да сакланган. Григорий Титов Чирмешән авылында туып үскән, сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән, 1943 елның мартында үлгән. Бабаларының истәлекләрен мемориаль үзәккә оныклары китергән.