19 сентябрьдә район мәдәният йортында "Яшьлеккә кайту" исемле ял кичәсе узды. Бәйрәм кунаклары - өлкән буын кешеләре җылы атмосферада яшьлекләрен искә алдылар, кызыклы мизгелләрен яңарттылар. Викторина, татар халык уеннары, төрле җырлар, биюләр аларга бер минутка да боегып торырга ирек бирмәделәр.