"Бердәм Россия" партиясеннән волонтерлар өчен битлекләр

2020 елның 3 апреле, җомга

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Чирмешән җирле бүлекчәсе тарафыннан гражданнарның аерым категорияләренә дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар белән тәэмин итүче волонтерларга шәхси саклану чаралары бирелде.


Партия волонтерлык үзәге «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында эшли. Үзәктә шулай ук "Бердәмроссиялеләр"тарафдарлары "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе " активистлары эшли.

Партия волонтерлык үзәгенең "кайнар линия" телефоннары бүген Татарстанның барлык районнарында эшли. Аларның номерларын 8(843) 238-10-00 телефоны буенча 9:00 дән 18:00 гә кадәр ачыкларга мөмкин.

Сәламәт булыгыз һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International