Халыкара кошлар көне! 🕊

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

 Бу экологик бәйрәм 1 апрельдә билгеләп үтелә. Ул канатлыларның проблемаларына багышланган: аларны законсыз аулау, аерым төрләрнең акрынлап юкка чыгуы.
 Кошлар-безгә таныш экосистемаларда мөһим катнашучылар, аларның юкка чыгуы табигать афәтенә китерергә мөмкин.

Шуңа күрә безнең 1 нче Чирмешән мәктәбенең экопатруль активистлары  канатлы дусларын яңа йортлар бүләк итеп котладылар 🏡

Кошлар турында онытмагыз һәм аларны саклагыз!🦚 💚

#ЭКОЯЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International