Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе һава шартларының шактый начарлануы турында хәбәр итә.

3-5 майда Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы Төньяк һава агымнары белән циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Температура фоны шактый түбәнәйәчәк, явым-төшемнәр вакыт-вакыт кар рәвешендә булачак. Җомга, 3 майда һәм шимбә, 4 майда вакыт-вакыт яңгыр, юеш кар һәм кар  фаразлана. Шулай ук төньяк-көнбатыш җиле көчәйәчәк, урыны белән 15-20 м/с тизлекә җитәчәк. 3 майда төнлә температурасы 0..+2°, урыны белән һавада һәм туфракта 0..-3°, 4 майда температура бөтен җирдә 0..-5°га кадәр төшәчәк. Көндез температура +3..+8°дән артмаячак. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Якшәмбе, 5 майда, төнлә яңгырларсыз, көндез урыны белән яңгыр. Төнлә температура +1дән -4°  тәшкил итәчәк, көндез һава +6..+11°га кадәр җылыначак.Киләсе атнаның беренче яртысында Татарстанда  салкын һава торышы сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International