2017 елның 27 январенда Чирмешәндә "Каршылыклы полоса" хәрби-спорт эстафетасы узды. Эстафетада 7-8 класс укучылары 6 командада көч сынашты.
Дистанция узганда Күтәмә урта мәктәбе командасы иң көчле булып танылды. 2нче урында Чирмешән кадет мәктәп-интернаты командасы, 3нчедә Әккәрәй командасы.