7 мартта Яшьләрнең ял итү үзәгендә, гүзәл хатын-кызларыбыз өчен, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Чара барышында кунакларга видеоролик күрсәтелде, концерт та тәкъдим ителде. Шулай ук кунаклар белән кызыклы конкурс та үткәрелде. Кич белән яшьләр өчен дискотека оештырылды.