Ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2017 елның 18 марты, шимбә

2017 елның 17 мартында Чирмешән авылында яшьләрнең ял итү үзәгенең никахлар залында,  тантаналы шатртларда, ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Чирмешән районындагы биш гаилә: Кармыштан  Люция Хәйдарова, Ульяновкадан Ирина Гарбар, Лашманнан  Роза Симакова һәм  Альбина Билялова, Нагорныйдан Юлия Кураковалар сертификатларга ия булдылар.

Ана капиталына сертификатларны башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырда һәм бәхетле әниләрне тәбрик итте.

Район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова шулай ук әниләрне  сабыйлары туу белән тәбрик иттеләр.  Гөлфия Әхәт кызы аларга ана кпиталын нинди максатларга һәм ничек кулланырга мөмкин икәнлеге турында да сөйләде.

ТР Чирмешән районында  РФ Пенсия фонды идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International