"Россия укучылары хәрәкәте көче" Бөтенроссия акциясе

2017 елның 8 апреле, шимбә

Бөтенроссия акциясен ачу тантанасында район башкарма комитеты началнигының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район мәгаиф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлге начальнигы вазифаларын башкаручы Илдус Мәссаровлар катнашты.

Бер минут эчендә укучылар турникта үзләре теләгән 11 күнегүне үтәргә тиешләр иде.  Һәр малайның җыйган баллы мәктәп "копилка"сына тупланды. Акция барышында  Россия укучылары хәрәкәте активистлары - кызлар судьялык итте.

Акцияне оештыручылар нәтиҗәләрне санап бенричә номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International