2017 елның 11 апрелендә Туган як тарихы музеенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Салихов Илгиз Мисбах улы Чирмешән районы гражданнарын кабул итте. Төрле сораулар һәм теләкләр белән 6 кеше мөрәҗәгать итте. Илгиз Мисбах улы һәр граждан белән аерым очрашып сөйләште, сорауларына җаваплар бирде. Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы, аларның проблемаларын чишүдә ярдәм иткән өчен, рәхмәтләрен җиткерде.