Укучыларда экологиягә бәйле сорауларга кызыксынуларын арттыру максатында районның мәгариф оешмаларында экологик дәресләр һәм диктантлар уздырыла. 15 апрель - Экологик белем көнендә старт алган чара 22 апрель - Бөтендөнья җир көнедә тәмамлана. Бүгенге көнгә экологик диктантта 630 укучы катнашты, 26 экологик дәрес уздырылды.
Район мәгариф бүлеге.