Габдулла Тукайның тууына 131 ел

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26 нчы апрельдә бөтен татар җәмәгатчелеге халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Шушы уңайдан балалар сәнгать мәктәбендә бөек шагыйрьгә багышланган шигрыять бәйрәме узды. Бәйрәмдә мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, мәктәп укучылары һәм җирле шагыйрләр катнашты. Әдәби-музыкаль кичәдә тамашачыларга шагыйрнең буыннан-буынга күчкән, үлмәс әсәрләреннән әзерләнгән тамаша-концерт тәкъдим ителде.  Кичәдә 2016 нчы ел нәтиҗәләре буенча туган телебезне саклау һәм үстерүдә, яшь буынга эстетик һәм мәдәни тәрбия бирүдә, тамашачыларның рухи хәзинәсен баетуда, мәгариф өлкәсендә балалар тәрбияләүдә зур өлеш керткәннәре өчен Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге район премиясе тапшырылды. Бу премиягә МКУ “Мәгариф бүлеге” методисты Мотыгуллина Җәмилә Минебай кызы, МБУ “Район мәдәният йорты” аккомпаниаторы Мортазин Илһам Әсхат улы һәм “Техтранссервис” җәмгыяте генераль директоры Миндар Әгъләмов  ия булдылар. Шигрыять бәйрәме Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

     “Пар ат”ларың белән “туган тел” ең

      Яңгырыйлар әле бүген дә.

      Яңгырарлар әле иртәгә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International