Чирмешән районында ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 2017 елның 27 апрелендә яшьләрнең ял итү үзәгендә, никахлар залында тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. 

Барлыгы алты гаилә: Ульяновкадан Анастасия Прокопьева һәм Ольга Ефремова, Чирмешәннән Галина Хөсәенова һәм Айгөл Әхмәтҗанова,  Лашманнан Ләйлә Гыйльманова һәм Бәркәтәдән Лилия Шәйхлисламовалар сертификатлы булды.

Ана капиталына сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды һәм бәхетле аналарга сәламәтлектә балаларын үстерүләрен теләде.

Район Пенсия фонды идарәсе Гөлфия Гыймранова һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карповалар да әниләрне тәбрикләделәр, Гөлфия Әхәт кызы ана капиталын нинди максатларда кулланырга мөмкин булуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International