Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылаган көннәрдә Чирмешән районы "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм азык-төлек пакетлары тапшырдылар.