Чирмешән муниципаль районы мөселманнары делегациясе V  республика ифтарында катнаштылар

2017 елның 16 июне, җомга

Бүген Казанның Теннис академиясендә V Республика ифтары узды. Әлеге чара республика җитәкчелеге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Казан Арена” җәмгыяте белән берлектә оештырылды.

Ифтарга мохтаҗ гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле, ятим балалар, барлыгы 10 мең кеше чакырылган иде. Шулай ук ифтарда сәясәт, җәмгыять һәм республика төбәкләреннән дин вәкилләрен дә күрергә мөмкин булды.

Ифтарга җыелган мөселманнарны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Рамазан аеның мөһимлегенә тукталып ул: “Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үзенең бер хәдисендә Рамазан ае керү белән җәннәт ишекләре ачылып, шайтаннар богаулануы, тәмуг ишекләре ябылуы хакында әйткән. Димәк, шайтаннар безгә комачау итми, алар ялда”, – дип белдерде.

Авыз ачар вакыт җиткәнче, җыелган халык вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр тыңлады. Ә авыз ачканнан соң җәмәгать намазы укылды. 

Ифтарның рәсми кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, республиканың баш раввины Ицхак Горелик һәм башка рәсми затлар да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International