Чирмешәндә Русьны чукындыру көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

28 июль – Русьны чукындыру көне. 988 елда борынгы Русь дәүләте дәүләт дине буларак христианлыкны кабул итә. Бу вакыйга илнең үсешенә зур йогынты ясаган.

Бу көнне Чирмешәндә дә зурлап билгеләп үттеләр. Ике чиркәүдә гыйбадәтләр кылдылар һәм аннан соң халык бер үк вакытта тантаналы төстә ике храмнан үзәккә, Архангел Михаил чиркәвенә таба юнәлде. Бу чарада районыбызның башка авылларында яшәүчеләр дә катнашты.
Соңынан биредә, Совет урамындагы чиркәү каршындагы мәйданда Самарада яшәүче автор - башкаручы Наталья Гражданкинаның концерты булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International