"Үз мәкәбеңә булыш!" акциясе 2017 елның 31 августына кадәр дәвам итә

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

2017 елның 25 маенда Татарстанда "Үз мәктәбеңә булыш!" республика акциясе старт алды.

Әлеге акциянең максаты -  җәйге ремонт вакытында мәктәпләргә иганәче ярдәме күрсәтү. Мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрелсә дә аларның төрле проблемалары кала.

2016 елда мәктәпләрнең элеккеге чыгарылыш укучылары "Үз мәктәбеңә булыш!" республика акциясенә кушылдылар:

- Бәркәтә мәктәбенең 1981, 1984 елгы чыгарылыш класс укучылары мәктәпләренә музыкаль үзәк алдылар һәм ремонт вакытында акчалата ярдәм иттеләр;

- Лашман мәктәбенең 1986 елгы чыгарылышы теплица бүләк иттеләр;

- Сваровский Нариман Анатольевич - хәрби училище курсанты кадет мәктәбенә хәрби җиһазлар алу өчен 40000  сум акча табып биргән;

- Шәхси эшмәкәр - Прокафьев Петр  Захарович  Ульяновка мәктәбенә принтер алып биргән;

- Шәхси эшмәкәр Ухливанов Виталий Дмитриевич үзе укыган Яңа Элмәле мәктәбенә матди ярдәм күрсәткән.

Һәр мәктәпнең уңышлы чыгарылыш класс укучылары  бар. Яраткан укытучыларыгыз да булгандыр. Вакыт табып хәлләрен белегез, аларның да проблемалары бардыр. Онытмагыз - үткәнен онытмаган кешенең киләчәге бар.

"Үз мәкәбеңә булыш!" акциясе 2017 елның 31 августына кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International