4 августта үзәк китапханә китап укучылары өчен "Китапханә йолдызлар кабыза" исемле чара уздырды. Бәйрәм барышында китапханәчеләр кунакларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Биредә үк берсеннән-берсе кызыклы күргәзмәләр һәм балалар мәйданчыклары эшләде. Тамашачыларга курчак театры һәм музыкаль номерлар тәкъдим ителде.