Район мәгариф бүлегендә 11 сентябрьдә мәктәп директорлары чираттагы киңәшмәгә җыелды. Директорлар мәктәп яны лагерьләренең эшчәнлегенә йомгак ясадылар. ЮХИДИ инспекторы Шәкуров Р.Р. балалар травматизмы турында чыгыш ясады, мәктәп яннарында өстәмә юл билгеләре кирәклегендә искәртте.