17 октябрьдә 10 сәгатьтә Чирмешән лицеенда 7-8 класс укучылары диагностик тестлаштыру узды. 7-8 классларны рус теле һәм математикадан, 7 классларны биология һәм тарихтан, 8 классларны физика һәм җәмгыят белеменнән тикшерделәр.
Маниторингта районның 25 мәктәбеннән 436 укучы катнашты (тиешле 458). Тестлаштыруны 34 кеше оештырып йөргән. Тесташтыруның нәтиҗәләре октябрь ахырында билгеле була.