Чирмешәнлеләр "соры" хезмәт хакы турында "Халык контроле"нә хәбәр итә ала

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Республикада яшәүчеләрнең легаль булмаган хезмәт базары, ягъни  эш хакын бирү буенча законнар җыелмасын бозу фактлары турында  ТР “Халык контроле” мәгълүмати системасына хәбәр итү мөмкинлеге тудырлыды. Моның өчен “Халык контоле” нең “Соры хезмәт базары” бүлегенә керергә кирәк.

“Соры” хезмәт базары җитди икътисади проблема булып тора. Әйтик, рәсми рәвештә төзелгән мөнәсәбәтләр исә хезмәткәргә социаль яклауны да, киләчәктә алачак лаеклы пенсияне дә гарантияли. Эшчеләрнең хезмәтен куллана торган эш белән тәэмин итүчеләр дә очрый, алар үзара хезмәт килешүен төзеп тормыйча, еш кына, салымнарны түләмәс өчен, хезмәт хакларын конвертта да бирәләр. Мондый эш бирүчеләрне җавапка тарту максатыннан әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барыла да.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International