Чирмешән районына эш визиты белән Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры Марат Әхмәтов килде

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген районга Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры  Марат Әхмәтов килде һәм кайбер объектларны ачуда катнашты.

Иң элек ул район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән берлектә Якты Тау авылында модульле кибет ачу тантанасында булды.

Авылда максатчан программа нигезендә, сәүдә ноктасы төзетүне 2016нчы елда ук кайгырта башлаганнар. Узган елны кибет өчен урын сайлап, нигез ясаганнар, су, электр энергиясен китергәннәр. Әзер нигезгә ноябрь аенда модульле кибетне берничә көн эчендә урнаштырып куйганнар. Сәүдә ноктасының мәйданы 50 квадрат метр тирәсе. Бүгеннән ул авыл халкына хезмәт күрсәтә башлый. “Татпотребсоюз” төзегән кибетне Иске Кади эшмәкәре Кадрия Камалова арендалый.

Башкала кунагы Лашманда мал чалу цехын ачуда да катнашты. Сугым цехы 18гә 36 метр зурлыкта, мәйданы 700 квадрат метрга якын.

- Цехта терлек чалу өчен барлык шартлар да булдырылган, заманча җиһазлар куелган. Ветеринария лабораториясе дә бар. Биредә көненә 15 баш мөгезле эре терлек чалырга һәм эшкәртергә мөмкин. Биредә шулай ук атлар, сарыклар да чалдырырга була. Производство ябык цикл принцибы буенча барачак: бу - терлек-туарны алып килүдән башлап, кулланучы өчен ит килеп чыкканчыга кадәр. Билгеле, безнең хезмәтләр түләүле була. Киләчәктә транспорт хезмәтен дә тәкъдим итәргә ниятлибез, - ди “Чирмешән” авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы рәисе Альфрит Хәйрисламов.- Районның мондый цехка мохтаҗлыгы зур иде. Яңа кагыйдәләр буенча ите сатылачак малларны хуҗалыкларда чалу һәм эшкәртү тыела. Яңа цех хезмәтләреннән фермерлар һәм районның шәхси хуҗалыклары файдалана ала.

Киләчәктә цехта колбаса эшләнмәләре дә җитештермәкчеләр. Рәис әйтүенчә, ит эшкәртү, колбаса эшләнмәләре ясау цехы өчен җиһазлар таләп ителә. Бу мәсьәләдә аларга министр да ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Аннан министр “БИО Агро”, “Чирмешән АГРО” хуҗалыкларында булды, җитәкчеләр һәм белгечләр белән очрашып сөйләште, күрсәткечләрне яхшырту буенча үз киңәшләрен бирде.

-Республиканың агросәнәгать комплексында соңгы арада гына берничә программа кабул ителде, - диде Марат Әхмәтов. – Сезнең районда да алардан файдаланучылар бар. Гомумән, соңгы вакытта сездә авыл хуҗалыгы тармагында сизелерлек үзгәрешләр бар. Әйтик, бүген ачылган цех та халыкка бик кирәк объект. Терлек кенә булсын. Игенчелектә дә алга китеш бар. Монда инде инвесторлар яхшырак эшләр дип өметләнәбез. “БИО Агро” җәмгыятенә аеруча зур өметләр баглыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International