Үзәк китапханәдә якташыбыз, танылган татар язучысы Рәмзия Гайса кызы Габделхакова белән очрашу булды. Очрашуда Р. Габделхакованың якын туганнары һәм китапханә укучылары катнашты. Чарада катнашучылар кунак белән аралаштылар, авторның яраткан шигырьләрен укыдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Р. Габделхакова үзәк китапханәгә яңа китабын бүләк итте.