Чирмешән районында прокуратура балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә закон бозуларны ачыклады

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Район прокуратурасы “Чирмешән“ физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм Лашман урта мәктәбе басейннарында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә закон бозуларны ачыклады.
-Әлеге бассейннарда суның сыйфаты, йөзүчеләрнең сулау зонасында һаваның торышы контрольдә тотылмый, аяк ванналарына агым су бирелми, бассейннардагы суның тоныклыгы, төсен, исен лаборатория даими тикшерми, - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. - Прокуратура әлеге учреждениеләр җитәкчеләренә җитешсезлекләрне бетерү хакында представление юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International