Чирмешәндә "Туган як" татар җыры чувашларда да популяр

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Чирмешәндә инде тугызынчы ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм!“ исемле бәйге үткәрелде. Сиксәнләп укучы катнашкан бу чараның быелгысы Экология елына багышланган иде.
Балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә туган як, табигать, чишмәләр һәм урманнар турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, килештереп биеделәр дә. Рус, чуваш, мордва һәм башка милләт балаларының монда бары тик татарча гына чыгыш ясавы игътибарга лаек.
-Бәйгегә берничә көндә әзерләндем, чөнки мин татарча яхшы беләм,-ди Иске Сережкино кызы - “Иң яхшы сәнгатьле укучы“ номинациясендә җиңүчеләрнең берсе Наталья Корнилова. -Телевизордан татарча концертларны еш карыйм. Артистлардан Зөлфия Минһаҗеваның җырлавын бик яратам.

Чирмешәндәге кадетлар мәктәп-интернаты командасы сәхнәдә “өмә“ үткәрде. Аларга хәтта “Шүрәле“ дә кушылды. Бергәләшеп бөтен җирне ялт иттереп куйдылар. Райондашларыбыз – бәйгедә катнашучылар туган якны шулкадәр яраталар ки, биш команда ярыша-ярыша дигәндәй, бер үк - “Туган як“ җырын башкарып алкышлар яуладылар.
Жюрига Әккәрәй, Ивашкино, Иске Сережкино егетләренең һәм кызларының бер акцентсыз татарча сөйләве, Чирмешән лицее командасының төзек, экология темасын киң колачлаучы, сыйфатлы, үзенчәлекле программасы аеруча ошады.
Гомумән, һәр мәктәптә сәләтле, иҗади фикер йөртүче укучылар бар. Һичшиксез, күп нәрсә укытучыдан, аның ничек белем бирү дәрәҗәсеннән тора.
Чуваш, рус, мордва балалары - мәктәп укучылары катнашкан бәйгедә Чирмешән лицее җиңүче булды. Алар иң зур бүләккә – борынгы Болгар шәһәренә бушлай экскурсиягә бару хокукына ия.
Ивашкино һәм Әккәрәй мәктәпләре – икенче, Иске Үтәмеш һәм Югары Кармалка мәктәпләре өченче урында.
Укытучылар арасында Марина Кандровага (Чирмешән лицее) тиңнәр булмады.

“Мин татарча сөйләшәм!“ республика акциясе кысаларында, мәктәпләр укучылары үз авылларында: төрле учреждениеләрдә, урамда, эш урыннарында әңгәмәләр үткәргәннәр. Татар телендә. Чирмешән лицее һәм Әккәрәй мәктәбе укучылары шуны раслаган видеоролик та төшереп, аларны бүгенге бәйгедә катнашучыларга күрсәттеләр. Шушы ике белем йорты “Иң яхшы видеоролик“ номинациясендә җиңүчеләр: лицей – беренче, әккәрәйлеләр – икенче.
Бәйгенең татар балалары да катнашкан өлешендә: “Мин әкиятче“, “Горурлыгым минем – Чирмешән“, “Дустыма хат“, “Минем туган ягым – Чирмешән“ номинацияләрендә эшләре яхшы дип табылганнар да нәкъ бүген бүләкләнделәр.
“Мин татарча сөйләшәм!“ бәйгесендә катнашучыларның барысы да бүләкләр алып киттеләр, җиңүчеләргә Дипломнар да тапшырылды.
Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле бүлекчәсе (рәисе Шәүкәт Гатин), “Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, район мәгариф бүлеге бәйгене бергәләп оештырдылар. Бу чараны үткәрүгә зур өлеш керткән район мәдәният бүлегенә, балалар сәнгать мәктәбенә дә рәхмәт.

 

Кадыйр ГОМӘРОВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International