Инвалидлар декадасы кысаларында, яшьләрнең ял итү үзәгендә шөгыльләнүче балалар концерт программасы белән авылларга чыктылар. 8 декабрьдә алар Мордва Афонькәсе авылы мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Яшь артистлар тамашачыларга төрле биюләр, вокаль номерлар күрсәттеләр. Чара ахырында мәдәният йорты хезмәткәрләре артистларны тәм-томнар белән сыйладылар.