Моннан ике гасыр ярым элек биредә Пугачев гаскәренең һөҗүме туктатыла.
... 1774 елның 16 гыйнварының кышкы салкын иртәсендә икенче ныгытылган Кама Аръягының - Россия империясе чикләренең ышанычлы форпосты булган Чирмешән крепосте капкасына гади крестьян малае шакый. Чабатада, ертык толыпта һәм иске шапкада. Аның кулыннан секунд-майор Токарев Петр III гаскәрләренә ныгытманы тапшыру таләбе белән дәһшәтле хат кабул итте (Петр III дип үзен җаек (яицкий) казагы, бунт чыгаручы Емельян Пугачев атаган була).
Ультиматум крепостьны саклаучыларны куркытмады. Аит Разматеев - Емельян Пугачев көрәштәше җитәкчелегендәге крестьян гаскәрләре ныгытмаларны уза алмады. Бу аңлашыла да - хәтта бүген дә, үләннәр һәм агачлар белән капланган, кайбер урыннарда сүтелгән, крепость һаман да тәэсирле күренә. Ә ул вакытта ул фортификация фәненең иң югары камиллеге булып санала иде...
Киңлеге 62 һәм озынлыгы 106 сажинлы ныгытманы Чирмешән елгасының биек ярында - ул вакытта Россия империясенең табигый чигендә төзиләр. Тугыз метр ярым биеклектә вал, өстенә табигый таш салынган бруствер, коелган капкалар, төрле калибрдагы 16 пушка... Чирмешән ныгытмасы (ул вакытта ул «Каенлы стан» дип атала) ике елдан да кимрәк вакыт эчендә төзелгән, бер үк вакытта өч меңгә кадәр кешене сыйдыра ала торган була. Аны ике ландмилиция полкы: Алексеевск һәм Яңа Чишмә - 306 пехотачы һәм 150 атлы гаскәр саклаган.
1774 нче елның кышында әлеге пехотачылар һәм атлылар, крепостьтан чыгып, Салейкино авылы янында (бүген - Самара өлкәсенең торак пункты) дошманга каршы көрәш алып баралар. Баш күтәрүчеләр тар-мар ителә, әсирлеккә алына һәм Санкт-Петербургка, тикшерү комиссиясенә «граф Разматеев» җибәрелә, чынлыкта ул крестьян Осип Янгалычев булып чыга. Бер айдан, газаплануга түзмичә, берәүне дә сатмыйча, ул вафат була.
Чирмешән крепосте гарнизоны бунтовщиклар отрядлары белән икенче көрәшне киләсе елның июнендә алган. Ул вакытта баш күтәрүчеләр гаскәрләре белән Пугачевның икенче бер көрәштәше - Чика Зарубин җитәкчелек итә. Ул Уралдан Казанга, Пугачев гаскәрләре белән тоташуга һәм шәһәрнең уртак штурмына бара. Салейкино районындагы бу көрәш беренчесенә караганда күпкә канкойгыч һәм озын булып чыга. Анда мең ярымнан артык баш күтәрүче һәм өч йөзгә якын драгун - крепостьны саклаучылар һәлак булган. Янә көрәш дәүләт гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана.
Бу күптән булган, әмма чирмешәнлеләр үз авыллары тормышындагы тарихи вакыйга белән бәйле байкаларны һаман да сөйләп торалар.
Әйтик, Пугачев валы. Гүя күп еллар элек Пугачев аннан Чирмешән ныгытмасына караган һәм аңа ничек һөҗүм итәргә дип уйлап торган. Әмма да ләкин Емельян биредә беркайчан да булмаган.
Емельян ташы һәм Пугачев клады белән тагын да кызыграк тарих. Бөтен Чирмешән уч төбендәге кебек күренеп торган иң биек калкулыкта зур таш тора. Әйтерсең лә аның астында - урыннан күчер генә! - бунт чыгаручылар тарафыннан таланган исәпсез-хисапсыз хәзинәләрне табарга мөмкин. Асылда, таш тарихы күпкә җиңелрәк.
Чирмешәндә туган якны өйрәнүче Николай Фролов була, ул җирле музейга нигез салучыларның берсе. Шулай итеп, ул авылның иң югары ноктасын билгеләп үтәргә - аны таш белән билгеләргә һәм анда язу ясарга кирәк дип саный. Мөстәкыйль эшләргә була. Зур йомрыташ (валун) таба, бульдозерчы яллый. Ташны калкулыкка меңгерәләр. Ә кире юлда – каршылык килеп туа. Кызганычка каршы, аның идарәсендәге машина текә ярдан егыла. Бәхеткә, барысы да корбаннарсыз уза. Ә таш тауда кала.
Әле ныгытма диварлары китертелгән таштан салынган дип тә сөйлиләр - янәсе, ике йөз ел торып җир валы таралмаска мөмкин түгел. Тикшерергә булдык, бер өлешен казып карадык. Әмма бернинди таш та тапмадык. Барысы да техник яктан дөрес итеп тыгызланган җирдән эшләнгән...
Кызганыч, саклана торган тарихи һәйкәлләр исемлегеннән Чирмешән ныгытмасы төшереп калдырылды. Тарихи кыйммәткә ия булмаган объект буларак, дип аңлатты җирле мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. Аналоглар күп, диләр. Шулай да чирмешәнлеләр өчен бу урын кабатланмас. Музей хезмәткәрләре биредә теләге булган һәркем өчен бушлай экскурсияләр үткәрәләр һәм үсеп килүче буынны туган авыл тарихы белән бик теләп таныштыралар.
Иске ныгытма яшьләрнең яраткан ял итү урынына әверелде.
Соңгы яңарту: 2022 елның 18 мае, 10:55