Быел да районда оешмалар арасында территорияләрне Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан ителде. Ул 5 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр уза. Конкурсның нәтиҗәләре 25 декабрьдә билгеле булачак.
Җиңүчеләрне ике номинациядә: авыл җирлекләре һәм район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр арасында билгеләп бүләкләячәкләр.
Бу бәйгегә тулаем 120 мең сум акча биреләчәк, җиңүчеләргә Грамоталар, акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру каралган. Беренче урын алучылар – 25 мең, икенче-өченче урыннар өчен 20 һәм 15 мең сум акча алачак.