2017 елның 1 декабрендә Бәркәтә авылыннан Гайфетдинова Хәлимә Зыятдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хәлимә Зыятдин кызын юбилее белән котларга район пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнановалар да килде. Гөлфия Әхәт кызы юбилярга РФ Преиденты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырды, сәламәтлектә озын гомер итүен теләде.