Бүген, 2017 елның 12 декабрендә Күтәмәдән Беглова Татьяна Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген, 2017 елның 12 декабрендә Күтәмәдән Беглова Татьяна Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Татьяна Ивановнаны юбилее белән тәбрикләргә район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гүзәл Шәрәфетдинова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фирдәүс Морадыймова һәм Күтәмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Виктория Матягиналар да килде. Рушания Солтан кызы юбилярга РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм  истәлек бүләге  тапшырды һәм сәламәтлектә озын гомер кичерүен теләде.

Башка яшьтәшләре кебек Татьяна Ивановнага да сугыш елларында колхозда тир түгәргә туры килә.

-Без эшләмәгән эш калмады инде,  урман да кистем, җир дә сукаладым, бозаулар да, дуңгызлар да карадым, көтү дә көттем.  Пенсиягә чыкканчы колхозда эшләдем, - ди юбиляр.

1954 елда авылдашы Михаил Васильевич белән гаилә коралар. Михаил Васильевич - Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан сыңар аягы белән кайта,  икенче группа инвалид. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш авырлыгы күбрәк Татьяна Ивановна җилкәсенә төшә.

Татьяна Ивановнаның юбилеена балалары, оныклары кайткан, күршеләре, туганнары килгән.

-Әти-әни безне кырыс тәрбияләделәр, шуның өчен дә яхшы укыдык, тормышта үз урыныбызны таптык, - ди юбилярның кызы.

Татьяна Ивановна ире белән 50 елга якын гомер итәләр, ул 2004 елда якты дөньядан китеп бара. Инде юбиляр 13 ел ялгызы яши, өйдәге  барлык эшләрне үзе башкара, җәй көне бакчада да эшли -  бәрәңге утырта, кыяр, помидор үстерә. Колаклары гына начаррак ишетә.

-Инде тугыз ел социаль хезмәткәр  Роза Борисова  өй эшләрендә булыша, мин аны көтеп алам, - ди юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International