Чирмешәндә “Бизнес-десант” семинар уздырды

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 13 декабрендә Чирмешәндә эшкуарлар өчен “Бизнес-десант”  семинар уздырды.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы инде өченче ел, районнарга чыгып, эшмәкәрләр белән шундый очрашулар оештыра.
Эшмәкәрләрне төрле структуаларның очсыз-кырыйсыз тикшерүләре һәм вак-төяк кимчелекләр өчен дә штрафлар салулары нык борчый. Кызганычка каршы, эшмәкәрләргә консультация алу өчен мөрәҗәгать итәрлек оешма да, аңлаешлы телдә, гади итеп язылган мәгълүматлар да юк.
Болардан тыш,  очрашу кысаларында январь аенда эшләтеп җибәреләчәк “Тикшерелгән бизнес” (“Проверенный бизнес”)   махсус интернет-журнал турында да фикер алыштылар. Әлеге интернет-журнал эшмәкәрләргә үзара аралашырга, фикер алышырга, үзләрен борчыган сорауларын бирергә һәм аларга тулы җавап алырга, тәҗрибә уртаклашырга да  ярдәм итәчәк. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International