16 декабрьдә балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авыллары үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Концерт барышында Данияр Гарифуллин, Дәнис Сөләйманов, Илдус Гафиев һәм Гөлназ Хөснуллиналар башкаруында җырлар яңгырады. Тамашачылар төрле биюләр һәм спектакльдән өзекләр дә күрә алды.