2017 елның 17 ноябреннән 14 декабренә кадәр "Бозда һәм суда сак булыгыз" темасына балалар рәсемнәре конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм 1-11 класс укучылары катнашты.
Конкурсның муниципаль этабына 26 мәгариф оешмасыннан 52 эш керде. Республика этабына районда беренче урынны алган рәсемнәр җибәрелде Муниципаль этапта җиңүчеләргә мәгариф бүлеге Мактау грамоталары, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
I урын - Мусин Камил, Чирмешән лицееның 4 класс укучысы, укытучысы Зөфәрова Фәндилә Таһир кызы
I урын - Хиторян Мартин, "Чишмәкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче , җитәкчесе Гыйләҗова Гөлшат Минхан кызы
II урын - Иванова Татьяна, Иске Элмәле мәктәбенең 1 класс укучысы, укытучысы Маськина Людмила Леонидовна
II урын - Әккәрәй балалар бакчасының күмәк эше, җитәкчеләре Маланчева Олеся Николаевна
III урын - Поляков Александр Күтәмә мәктәбенең 4 класс укучысы, укытучысы Иванкина Ирина Владимировна
III урын – Гимелянов Әмирхан, Лашман балалар бакчасында тәрбияләнүче, җитәкчесе Гимелянова Рузилә Равил кызы.