Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Бүген һәм иртәгә республика территориясендә көчле җил, явым-төшемнәр, буран, томан һәм бозлавык көтелә.
Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил хакында кисәтә
Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә
Татарстанда бүген-иртәгә буран һәм көчле җил фаразлана
Бүген Казанда буран, бозлавык һәм томан көтелә
Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның гидрометоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм иртәгә көндез республикада һава шартларының кисәк начарлануы көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.
4 февральдә кич һәм 5 февральдә көндез җилнең секундына 25 метр тизлектә исүе, шулай ук җепшек кар, бозлы яңгыр явуы һәм буран көтелә. Урыны белә томан, бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.