Үзәк балалар китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китап укыйбыз" исемле акция уздырды.
Әлеге акциядә беренче Чирмешән мәктәбенең 7 класс укучылары катнашты. Чара башында партизаннар хәрәкәте турында әңгәмә уздырдылар, ә аннан соң Е.Кошевойның "Повесть о сыне" китабыннан өзекләр укылды. Акциядә катнашучыларның барысына да Дипломнар тапшырылды.