Балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче Дәүләт программасы рамкалырында 2017 елда Пенсия фонды 20 меңнән артык ана капиталы сертификаты бирде. Гомумән программаның 10 ел эшләү дәверенә ана капиталы сертификатын алырга 248 мең татарстан гаиләләре гариза бирделәр.
Ана капиталын тоту өчен иң популяр юнәлеш булып тору шартларын яхшырту тора – 91,1% барлык гариза бирүчеләрдән. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле 184 мең татарстан гаиләләре тору шартларын яхшырттылар. Шуларның 160 меңе өлешчә һәм бөтенләй торак кредитларын ана капиталы белән каптладылар. Тагын 24 мең гаилә тору шартларын кредиттан башка яшхырттылар.
Моннан кала региональ ПФР 12 мең гариза балалар укытуга, 52 гариза ана капиталын ананның җиела торган пенсиясына юнәлдерергә кабул итте.
Ана капиталы бөтенләй 80% гаилә тотты. Ана капиталы программасы эшләү дәверендә 70 млрд. түләнде.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең сДәүләт Думасында 2018 елдан ана капиталын алу һәм тоту кагыйдәлерен кертәләр, атап әйткәндә: ана капиталының программасыны 2021 елнын 31 декаберенә кадәр озайтылачак, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәл дерергә өч еллык мораторий алып ташланды, шулай ук 2018 – 2020 елларда аз милекле гаиләләрдә туган икенче һәм аннан соңгы балалар өчен ана капиталынан ай саен түләүләр булачак. Бу очракта аз милекле гаиләләргә, кереме бер кешегә РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артыграк булмаганнар керә. Айлык түләүнен күләме түләүнең күләме бу түләү артыннан мөрәҗәгать иткән елның алдан килгән елындагы II кварталында Россия Федерациясе субъектының балалар өчен билгеләнгән яшяү минимумынның күләменә тигез булачак.