Ана капиталы акчалары айлык түләүләргә

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, “Ана капиталы” 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылса, икенчедән, “капитал”ны мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий алына һәм соңгысы – “Ана капиталы”н өлешләп алып булу мөмкинлеге. 

Россиядә даими яшәүче гаиләләр, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, “Ана капиталы”н бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп алырга мөмкин. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла. Бу – Татарстанда кеше башына 13713 сум дигән сүз. Җан башына караган уртача керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының 12 ай эчендә алынган барлык кереме исәпкә алына.

“Ана капиталы” хисабыннан гаиләдәге икенче балага түләнә торган сумма, гаиләдәге беренче балага тәгаенләнгән яңа түләү кебек үк, 8490 сумны тәшкил итә.

Кайбер гаиләләрнең торыр урыны бар яки әлегә фатир алырга уйламыйлар, ә көнлек чыгымнарга, әйтик ипи-сөт алырга акчасы җитми, ди. Шундый гаиләләргә бу мөмкинлек бик кулай булачак. Ә инде берникадәр вакыттан соң, әйтик, ике-дүрт айдан, өстәмә керем барлыкка килеп, “Ана капиталы”ның айлык түләвенә мохтаҗлык калмаса, аны гариза язып, туктата ала. Ә калган сумманы исә, кирәк вакытта ала.

Түләүләр ай саен гаризада күрсәтелгән счетка күчә. Ул бер елга билгеләнә һәм, балага 1,5 яшь тулганчы алу өчен, документларны кабат җыярга кирәк.

Айлык түләүләргә дәгъва кылу өчен, бала яшь ярымга җиткәнче мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны җирле пенсия фонды бүлегенә дә, күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Әлеге түләүләргә ия булу өчен бала туу (яки уллыкка алыну) турындагы таныклык, РФ гражданлыгы, 12 айлык керем турында белешмә, банк реквизитлары кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International