Югары Кармалка, Түбән Кармалка, Чумачка авылларында халык җыеннары узды.
Халык җыенында район башлыгы – Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйваларын башкаручы Илфат Шәйдуллин һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллинның 2017 елда башкарылган эшләр хакындагы отчеты белән башланып китте.
Түбән Кармалка авыл җирлеге составына керүче Югары Кармалка, Түбән Кармалка, Чумачка авылларында 301 йортта 589 кеше яши. 2017 елда ике бала туган, 12 кеше үлгән.
Халыкның пай җирләрен "Лениногорск Агрофирмасы" һәм "Агропродукт" җәмгыятьләре арендалый.
2017 елда 50604 литр сөт җыеп, сатылган.
2017 елда эшләнелгән эшләр:
-"Ямашнефть" ярдәме белән Чумачка авылында клуб төзелә;
-Республика программасы буенча Югары Кармалкада күп функцияле үзәк төзелде;
-Югары Кармалкада Нагорный һәм Совет урамнарында суүткәргечләр яңартылды
Үзсалым.
2017 елда халыктан җыелган үзсалым акчаларына эшләнгән эшләр:
-торак пунктларда урам яктырткычлары куелды һәм хезмәт күрсәтелде;
-зират территорияләре тәртипкә китерелде;
кыш айларында урамнарны кардан чистартуга тотылды.
Район полиция бүлекчәсенең участок уполномоченные Нияз Ногманов 2017 елда авыл җирлегендә хәл һәм мошенниклык очраклары турында сөйләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm
Районның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Светлана Кузнецова 2017 елда райондагы күрсәткечләр турында сөйләде.
Халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Җыен бүләкләүләр белән тәмамланды.