“Иң шәп вожатый - 2018”

2018 елның 9 феврале, җомга

Яшьләрнең ял итү үзәгендә  7 февральдә узган “Иң шәп вожатый” республика конкурсының район турында беренче Чирмешән мәктәбеннән  Елена Кузина иң яхшы отряд вожатые булып танылды.
Әлеге бәйгедә  иң актив вожатыйлар үзләрен презентацияләделәр, “XXI гасыр вожатые” темасына эссе  яздылар, “Эрудит” конкурсында Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге программасын белүләрен, “Зал белән уен” бәйгесендә оештыру сәләтләрен күрсәттеләр. Укучылар берникадәр вакытка булса да “баш редакторлар” да булып алдылар – үзләренең отряд газеталарының беренче санының макетын төзеделәр.
Менә шуннан соң инде жюри алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алды. Әккәрәй мәктәбеннән Александра Краснова һәм икенче Чирмешән мәктәбеннән  Регина Галәүтдиновалар икенче  урынны бүлештеләр, Чирмешән лицееннан  Эвелина Хәмидуллина өченче булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International