"Ел укытучысы - 2018" һөнәри осталык конкурсының зона этабы

2018 елның 9 феврале, җомга

7 февральдә Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицеенда "Ел укытучысы - 2018" һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. "Ел укытучысы",  "Педагогик дебют",  "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинацияләрендә безнең районнан дүрт укытучы катнашты: 

Икенче Чирмешән мәктәбенең математика укытучысы Нуретдинова Лилия Фәнил кызы

Әккәрәй мәктәбенең тарих укытучысы  Аютов Александр Михайлович

Күтәмә мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зорина Мария Сергеевна

Югары Кармалка мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Әлфинә Минач кызы

Зона ярышлары ике этапта узды. Конкурсантлар ачык дәрес күрсәтте, мастер-класс тәкъдим итте һәм жюриларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International