Район балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлекчәсенең гитара классында укучылары яшь музыкантларның Ф.Яруллин исемендәге республика конкурсында җиңүче булдылар. Әлмәт шәһәрендә узган бәйгедән Мансур Галәүтдинов - беренче, Никита Михляев өченче дәрәҗә лауреат булдылар. Укытучылары Гүзәлия Сәлахова оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.