Түбән Кармалка авылыннан Мордвинова Валентина Григорьевнаны 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Түбән Кармалка авылыннан  Мордвинова Валентина Григорьевнаны 90 яшьлек юбилее  уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте

Валентина Григорьевнаны бәйрәме белән  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Түбән Кармалка  авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллиннар котлады. Аңа  район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар ирештерделәр  һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Валентина Григорьевна Түбән Кармалка  авылында  алты балалы гаиләдә иң олысы булып дөньяга килә. 11 яшендә эшкә керешә, тамак туйдыру өчен, күршеләренең бакчасын казый. Бөек Ватан сугышы елларында 14 яшьлек Валя Шентала районында урман хәзерләүдә эшли.

1950 елның 10 февралендә авылдашы  Александр Григорьевич белән гаилә коралар, инде 68 ел тату гомер итәләр.  Алар  биш бала тәрбияләп үстерәләр, ире  - бригадир, ә үзе бозаулар карый, икәүләп умартачылак белән дә шөгыльләнәләр.

Ветеранның шәһәрдә бер бүлмәле квартирасы бар. Александр Григорьевичның күзләре начарлангач аларны балалары шәһәргә алып китә, тик алар авыл кешеләре, шәһәрдә яши алмыйлар, кайтарырга туры килә. Хәзер аларны тәрбияләргә кызлары кайткан.  17 онык һәм 15 оныкчык та әби-бабай йортында еш кунак булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International