Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Советының утыз икенче утырышы узды

2018 елның 17 феврале, шимбә

Чирмешән муниципаль районы җирле үзидарә органнарының узган елда эшчәнлеге иң беренче чиратта халыкның тормыш дәрәҗәсен сыйфат ягыннан күтәрүгә юнәлдерелде.

Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин Советның чираттагы утыз икенче утырышында куелган мәсьәлә - “2017 елда Чирмешән муниципаль районын социаль-икътисади үстерү йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында“ отчет докладында шулай диде.Район җитәкчесе район икътисадында нефть тармагының зур роль уйнавын билгеләп үтте. 2017 елда район чыганакларыннан 2016 елдагыдан 41 процентка күбрәк, ягъни 1 миллион 995 мең тонна нефть суыртылган. Бу тармакта 400ләп райондашыбыз эшли.

Кече бизнесны үстерү дә мөһим. Ел башына тупланган мәгълүматларга караганда, районда 336 шәхси һәм 70 берәмлек кече һәм урта эшкуар теркәлгән, аларда 1000гә якын кеше хезмәт куя.

400гә якын кеше эшләүче агропромышленность комплексы җаваплылыгы чикләнгән 10 җәмгыятьне һәм 47 крестьян-фермер хуҗалыгын берләштерә. Районда чәчүлек мәйданнарының 32 процентын, 23 мең гектарны инвесторлар арендалый. Үсемлекчелектә хәлләр җайга салынып килсә дә, терлекчелектә проблемалар күп, күрсәткечләребез бик тыйнак, монда да эшне яхшы якка үзгәртү өчен инвесторларны җәлеп итү уңай нәтиҗә бирә. “Илхан“ җәмгыяте шуңа уңай мисал.

Фердинат Дәүләтшин докладында әйтелгәнчә, районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дә игътибар зур. Мини-фермалар төзелеше буенча республика программасы эшли башлагач, нибары 3 елда райондагы 83 шәхси хуҗалык тулаем 15,6 миллион сум субсидия, 2017 елда 3,8 мең тонна сөт сатып, шәхси хуҗалыклар 75,9 миллион сум керем алган.

Докладчы торак пунктларны төзекләндерү, төзелеш, юллар ремонтлау, төрле тармаклардагы эшчәнлек, тормыш-көнкүреш хәле, социаль яклау, пенсия тәэминаты, мәшгульлек, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшнең ничек куелуы турында да сөйләде, алда әйтелгәнчә, районның узган елдагы социаль-икътисади үсеше йомгакларын бәян итте, 2018 елга бурычлар белән таныштырды.

Отчет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты һәм чыгыш ясады.

Узган ел, тулаем алганда, ил өчен гади булмады. Иҗтимагый-сәяси хәлгә һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә халыкара хәлнең кискенләшүе, мәгълүмати басымның, санкцияләр режимының көчәюе һәм, шуңа бәйле рәвештә, халыкара финанс базарларына һәм технологияләргә керү буенча чикләүләр, системасыз оппозициянең сайлаулар кампаниясе алдыннан активлыгы арту, республикада банк кризисы йогынты ясадылар. Шуңа карамастан, Татарстан лидерлык позицияләрен саклап калды. Тулаем төбәкара продукт күләме 2,8 процентка үсеп, 2 триллион 115,5 миллион сум булды (2016 елгы бәяләргә чагыштырганда). Премьер-министр әйтүенчә, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне яклауның заманча инфраструктурасы булдырылган һәм ул үсештә.

Республика үз авыл хуҗалыгы ризыклары (ит, сөт, бөртек, бәрәңге һәм башкалар) белән 100 процентка тәэмин ителгән, илдә андыйлар күп түгел.

Бүген республикада 455 мең шәхси хуҗалык һәм 4,7 меңләп фермер хуҗалыгы бар, аларда республикадагы малларның өчтән бере асрала, шулар республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек җитештерәләр.

Бүген, кызганыч, сөткә бәяләрне формалаштыру буенча проблемалар бар. Бәяләр төшү Россия Федерациясенең күпчелек субъектларында күзәтелә. Ил хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен яклау буенча чаралар эшли. Ышанам, сөт бәясе буенча сәясәт һичшиксез нормальләшер. Алексей Песошин республикадагы башка төр тармаклар эшенә дә анализ ясады.

Чирмешән районына килгәндә, Премьер-министр районда уңай үзгәрешләр күп булса да, җитешмәгән якларны да әйтеп узды. Тулаем территориаль продуктта кече һәм урта бизнес өлеше ягыннан Чирмешән районы 27,3 процент күрсәткеч белән республикада 24нче урында гына, ә агропромышленность комплексының 2017 ел буенча рейтингында – арттан икенче. -Гомумән, тулаем сөт саву күләме буенча республикада сез иң соңгы урында, - диде Алексей Песошин. - Авыл хуҗалыгы ягыннан Чирмешән районы инде күп еллар тәнкыйть зонасында. Тармакны савыктыру буенча сезгә үтемлерәк чаралар күрергә кирәк. Демография тискәре динамика белән характерлана, халык саны гел кими. Бу соңгы 5 елда туучылар саны 30 процентка кимүнең төп сәбәпләренең берсе. Белем бирү сыйфаты ягыннан Чирмешән районы республикада 34нче урында гына. Сездә аеруча төп – математика һәм рус теле предметларын укыту сыйфатын күтәрүгә тиешле игътибар бирү тиеш, алар буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре һаман түбән.

Отчет доклады буенча фикер алышуларда Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы, депутат Рәдиф Халиков, җаваплылыгы чикләнгән “Сөлчә“ җәмгыяте директоры, депутат Хәмзә Хамматовлар да чыгыш ясадылар.

Тикшерелгән мәсьәлә буенча район Советы депутатлары тиешле карар кабул иттеләр.

Утырыш ахырында ТР Премьер-министры райондашларыбызга бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International