13 февральдә Лениногорск шәһәрендә узган "Ел тәрбиячесе - 2018" республика конкурсының төбәк этабында безнең районнан муниципаль этап җиңүчеләре - "Әкият" балалар бакчасы укытучы-логопеды Могыйзова Гүзәл Рәфкать кызы һәм "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Заһретдинова Әлфия Исхак кызы катнашты. Конкурсантлар жюри членнарына балалар белән педагогик чара һәм иҗади презентация күрсәттеләр.