Әккәрәй  авылыннан  Сипатрова Анастасия Романовна  90 яшьлек юбилее  уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

2018 елның 17 февралендә  Әккәрәй  авылыннан  Сипатрова Анастасия Романовна  90 яшьлек юбилее  уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте.

Анастасия Романовнаны бәйрәме белән  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Ивашкино  авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимовлар котлады. Аңа  Россия Президенты В.В.Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән тәбрикләүләр ирештерделәр  һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Анастасия Романовна Ульяновка авылы кызы. 1958 елда  Михаил Федоровичка тормышка чыга. Яшьләр бары 11 ел гына яшәп калалар, ире үлеп китә, Анастасия Романовна дүрт улы белән тол кала.  Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый, колхозда эшли. 

-Безнең әни йомшак күңелле, ярдәмчел. Бөтен кешегә дә ярдәм итәргә тырыша. Без балалары, 10 оныгы һәм 10 оныкчыгы аның янына еш кайтырга тырышабыз. Бүген ул улы  Александр һәм килене Еленаның кайгыртуын тоеп яши, - дип сөйләделәр бәйрәм табыны артына җыелган балалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International