Андреевка һәм Шешминка авылларында халык җыеннары узды.
Халык җыенында район башлыгы – Фердинат Дәүләтшин, район Советы аппараты җитәкчесе Василий Мошков һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубовның 2017 елда башкарылган эшләр хакындагы отчеты белән башланып китте.
Шешминка авыл җирлеге дүрт авылны: Шешминка, Андреевка, Павловка һәм Нагай авылларын берләштерә. Җирлектәге 180 йортта 471 кеше яши.
2017 елда 2 сабый туган, 10 кеше вафат булган.
Җирлек территориясендә 1281,8 гектар пай җирләре бар, аларны "Татагролизинг" җәмгыяте арендалый, җирләр өчен аренда акчасы түләнгән.
Район полиция бүлекчәсенең участок уполномоченные Расил Мингалимов 2017 елда авыл җирлегендә хәл һәм мошенниклык очраклары турында сөйләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасры Марат Әһлиуллин 2017 елда райондагы күрсәткечләр турында сөйләде.
Халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Җыен бүләкләүләр белән тәмамланды.