Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан балалар китапханәсендә Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 5-6 класс укучылары белән "Армия калейдоскобы" конкурс-уен программасы уздырдылар. Чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда, уеннарда көч сынаштылар. Чара ахырында ике класска китапханә исеменнән китаплар бүләк ителде.