Яшәүче һәм Кармыш авылларында халык җыеннары узды.
Халык җыенында район башлыгы – Фердинат Дәүләтшин, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шәйдуллин һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Марат Миншинның 2017 елда башкарылган эшләр хакындагы отчеты белән башланып китте.
Район полиция бүлекчәсенең участок уполномоченные Иван Мясников 2017 елда авыл җирлегендә хәл һәм мошенниклык очраклары турында сөйләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасры Марат Әһлиуллин 2017 елда райондагы күрсәткечләр турында сөйләде.
Халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Җыен бүләкләүләр белән тәмамланды.